9 декабрьдә режиссер һәм педагог Дарья Хуртина җитәкчелегендә Казан яшь тамашачылар театрының инклюзив иҗат лабораториясе Морис Метерлинк пьесасы буенча куелган «Зәңгәр кош» спектаклен күрсәтә. Анда Иҗат лабораториясендә шөгыльләнүче 19 артист катнаша, шуларның 9ы — инвалид балалар.
9 декабрь көнне Әлмәт Татар дәүләт драма театрында «Сөюнең соңгы бүләге» дип аталган спектакль, режиссеры Сергей Потапов.
Бу-тормыш кыйммәтләрен барлау, үлемне җиңү тарихы.
11 декабрьдә Әлмәт Татар дәүләт драма театрында «Агыйделнең аръягында» дип аталган спектакль күрсәтелә, режиссеры Айрат Әбушахманов.
Спектакльнең нигезендә — танылган язучы, әдәби тәнкыйтьче, филолог Хәсән Сарьянның «Егет язмышы» повесте.
Спектакльдә реквизит сыйфатында чын татар көнкүреше әйберләре, кием — салым кулланыла, бигрәк тә хәрби форма-боларның барысы да узган гасырның 40-60 нчы еллар тарихи мохитын искә төшерә.
***
10 декабрьдә Кукмара мәдәният йортында «ISTELEK» иҗат берләшмәсенең концерт программасы була.
Истәлек ул – этно-фьюжн юнәлешендәге музыка төркемнәренең иҗат берләшмәсе. Концерт программасында Татарстан Республикасының заманча музыка иҗатын, фольклорны һәм электрониканы органик катнаштырып, иҗат иткән популяр башкаручылары катнаша.
11 декабрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты пианистка Варвара Мягкова концерты була.
«СВЯЩЕННОЕ И МИРСКОЕ» дип аталган концерт программасы музыка могҗизасын яратучылар өчен чын ачыш булыр.
12 декабрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Эрнст Гофманның «Щелкунчик и Мышиный король» дигән яңа ел музыкаль әкиятен күрсәтәләр, Бөек Чайковскийның илаһи музыкасы яңгырый.
Концерт-әкияти эффектлы видеоряд белән үрелеп бара!
10 декабрьдә Александр Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә Мәскәү рәссамы Борис Хромовның “Төш. Традицион сәнгатькә заманча караш” дип аталган күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмәдә рәссамның төрле техникаларда 40ка якын эше тәкъдир ителә.