ТИТР: «Һөнәр» 13 нче Бөтенроссия яшь режиссура фестивале старт ала!
30 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Һөнәр» дип аталган 13 нче Бөтенроссия яшь режиссура фестивале уза. Быел анда 11 театр коллективы катнаша.
30 ноябрьдә Казан яшь тамашачылар театрының туган көне — фойеда театрның 90 еллык юбилеена багышланган зур тамаша була, тамашачыларны кызыклы очрашулар, хәтта бүләкләр дә көтә.
………………………..
1 декабрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында мәшһүр композитор Рөстәм Яхинга багышланган спектакль-концерт тәкъдим ителә. Солист-Зөлфәт Фәхразиев. Дирижер-Данияр Соколов. Режиссер-Айдар Җаббаров.
СИНХРОН (с 2.21 до 2.58) Айдар Җаббаров режиссёр
…………………………
3 декабрьдә Буа дәүләт драма театрында Антон Безъязыков куелышында Николай Гогольнең «Женитьба» әсәре буенча куелган «Брак» спектакле күрсәтелә. Яшьләргә “Пушкин картасы» белән карап була.
СИНХРОН (полностью?!) Гөлзада Камәртдинова Татарстанның атказанган артисты
Ә хәзер концертлар турында
«ISTELEK» иҗат берләшмәсе Татарстан Республикасы буенча гастрольләрен башлый.
3 декабрьдә Кукмара районы мәдәният йортында иҗат берләшмәсенең беренче концерт программасы була.
Истәлек – этно-фьюж юнәлешендәге музыка төркемнәренең иҗат берләшмәсе. Концертта Татарстан Республикасының заманча музыка иҗатын, фольклорны һәм электрониканы органик катнаштырып иҗат итүче популяр башкаручылар катнаша.
3 декабрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур Концертлар залында «ХХ гасыр татар хор музыкасы Антологиясе» тәкъдир ителә.
Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры татар хор мирасын архивлаштыру буенча зур эш башкарды, «татар хор музыкасы антологиясе» альбомын яздырды. Альбомга әйдәп баручы татар композиторларының хор өчен язылган төп әсәрләре тупланды.
…………………………….
5 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасының чираттагы иң зур һәм әһәмиятле мәдәни вакыйгаларының берсе — «Филармониада» дип аталган 14 нче халыкара сәнгать фестивале уза.
Бүгенгә менә шулар. Киләсе очрашуларга кадәр!