11 апрель көнне Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Зәңгәр шәл” спектакле. Әлеге спектакль — ятимә кыз Мәйсәрә һәм шахтер егет Булатның мәхәббәт драмасы. Шау-гөр килеп сабан-туй бәйрәменә әзерләнгән чакта, авылга Булат кайта, сөйгән кызына бүләккә зәңгәр шәл алып кайта. Дәвамын спектакльне карап белерсез.
13 апрель көнне “ Сәйдәш” концертлар залында «ХАЛЫК ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ» ДИП ИСЕМЛӘНГӘН ЧАРА. Мамадыш, Чаллы, Саба, Буа, Арча, Казан, якларыннан җыелган «Халык җәүһәрләре» — сезгә кабатланмас бәйрәм киче бүләк итәчәк. Моңлы тавышлары белән халыкның күңелен яулап алган укытучы, машина белән йөк ташучы,, клуб хезмәткәрләре, эшмәкәр — бер сәхнәдә. Концертны Динә Латыйпова алып бара.
14 апрель көнне «Уникс» концертлар залында Татар эстрадасы йолдызлары катнашында «Зур концерт» дип исемләнгән язгы тамаша. Чарада Филүс Каһиров, Вил Усманов, Гөлназ Асаева, Артур Минһаҗев катнаша. Концертның алып баручылары: Гөлназ Сәфәрова белән Рамиль Шарафиев. Башлана кичке җиденче яртыда. 18:30
15 нче апрель көнне Әлмәт татар дәүләт драма театрында “Кар астында кайнар чишмә” спектакле“Ата-ана фатихасы – искелек калдыгы” дигән сылтау белән “балалар” – Тәзкирә һәм Әбүзәр өйләнешүләре турында өлкәннәргә язылышкач кына әйтергә карар кыла. Вакыйгага бер көн кала ачылган сер “аталар”ны борчуга сала. Дәвамын спектакльне карап белерсез.
16 апрель көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Ирле-хатынлы солянка «1+1» дип исемләнгән концерт. Татар эстрадасаның романтик һәм матур парлары бер сәхнәдә чыгыш ясаячак! Алар тормышта да, сәхнәдә дә бик күркәм күренәләр.
11 нче апрель көнне Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында “Алаша” спектакле. Яшьлегендә Алаша матур, затлы, мәһабәт ат булган, чабышларда аңа тиңнәр булмаган, тик ул ал төстә. Үзенең токымдашларыннан аерылып торуы – аның фаҗигасе. Ә башкаларга охшамау, төркемнең тынычлыгын боза, ачуын кузгата.