4 нче апрель көнне Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “ Мәхәббәт FM” спектакле. Алар икесе дә радиода эшлиләр.
Берсе ди — джей, икенчесе тавыш режиссеры. Бер — берсен яраталар, әмма берсе дә үз хисләрен аңларга теләми. Ә вакыт бик аз, чөнки вакыйгалар бер — берсен яшен тизлеге белән алыштыра.Спектакльнең башка геройлары да мәхәббәтләрен эзлиләр. Кайда һәм ничек табарлар? Моны бары тик яңа эстрада — джаз комедиясен карарга килгән тамашачы гына белә алачак. Төп рольләрдә-Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина.
4 нче апрель көнне Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле. Әлдермеш авылына Әлмәндәр карт ямь өстәп тора. Картның киләчәккә дә планнары зурдан. Сөйкемле сөякле Әлмәндәрне якыннары, авылдашлары ярата хөрмәт итә. Шулай гөрләп яшәп ятканда аның янына Әҗәл килеп төшә…
6 нче апрель көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Кияү урлау” спектакле. Кайчандыр ике дус – Азват белән Садрый туганлашырга уйлыйлар. “Әгәр беребездә кыз, ә икенчебездә малай туса – өйләндерербез!” – дип, ант әйтешәләр. Ләкин икесенең дә малай туа. Шулай итеп, ант онытыла. Әмма үләренә өч көн кала Азват бабай күптәнге антны исенә төшерә …Дәвамын спектакльне карап белерсез.
6 нче апрель көнне Әлмәт татар дәүләт драма театрында “Йөрәк сере” спектакле. Сугыш еллары күп гаиләгә яра салды, исән калганнарның язмышын үзгәртте. Ә шулай да күпләр яшәргә һәм бәхетле булып калырга көч тапты. Абыстакай зур гаиләнең рухи таянычы да, гаделлек сакчысы да.Тик абыстакайның йөрәгендә үлемсез мәхәббәт ярасы яшерелгән. серне кем ачар? Бу турыда спектаклҗне карап белерсез.
8 нче апрель көнне “Чулпан” мәдәният үзәгендә музыкаль чара. Казан шәһәр филармониясе артистлары тамашачыларны кызыклы маҗаралар белән таң калдырачак. Катнашалар Рөстәм Закиров, Рөстәм Асаев, Гөлшат Имамиев һ.б. Башлана кичке алтыда.
9 нче апрель көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Супер кияү “ спектакле. Бер бухгалтериядә алты хатын-кыз һәм бер ир-ат эшли. Рәхмәтулла Хөрмәтуллович алар өчен дус, сердәш, илһамчы, чын ир-ат та. Әмма монда һәр геройның үз драмасы. Ләкин Рәхмәтулла Хөрмәтулловичның да беркем дә белмәгән сере бар… сүз Нинди сер турында барганын спектакльне карап белә аласыз.