13 нче июннән башлап “Хәрәкәттә-бәрәкәт” проекты башлынып китә. Быел җәй азагына кадәр халкыбызның кичке уеннарына һәм биюләренә багышланган 12 дәрес уздырылуы көтелә. Һәр атнаның пәнҗешәмбе көннәрендә Кабан куле яр буена җырлы-биюле уеннарда катнашырга яки тамаша кылырга теләүчеләрне Кабан күле яр буенда көтеп калалар.
Дәресләр кичке алтыда башлана.
Галиәсгар Камал театрында шимбә һәм якшәмбе “Ситса туй” спектакле куела 15 июнь 18:00 16 июнь 12:00, 18:00
16 нчы июнь көнне Тинчурин театрында “Кияү урлау” спектакле уйнала. Кайчандыр ике дус – Азват белән Садрый туганлашырга уйлыйлар. “Әгәр беребездә кыз, ә икенчебездә малай туса – өйләндерербез!” – дип, ант әйтешәләр. Ләкин икесенең дә малай туа. Шулай итеп, ант онытыла. Әмма үләренә өч көн кала (!) Азват бабай күптәнге антны исенә төшерә. Дәвамын спектакль карап белерсез. 16 июнь, 17:00
Шимбә көнне Габдулла Кариев театрында “ Ак чәчәкләр кебек” спектакле уйнала. Сүз кечкенәдән үк табиб булырга хыялланган Асия исемле кыз турында бара. ( 15 Июнь, 18:00)
Къпчелек шәhәр hәм район театрлары быелгы сезонны тәмамлады. Ә хәзер музейлар турында тулырак.
Габдулла Тукай музее исә ел дәвамында эшләвен дәвам итә. 1986 нчы елда ишекләрен ачкан музей Казанның Иске Татар бистәсендәге иң матур биналарының берсендә урнашкан. Экспозиция Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдыра.
20 нче гасырның күренекле татар рәссамы Әмир Мәҗитов исемендәге музей да сәнгать сөючеләрне үзенә чакырып кала. Биредә Татарстан, Ярославль һәм Крым пейзажлары, портретлар, натюрмортлар тәкъдим ителгән.
Җәй-адәм баласына ел буена җитәрлек көч, рухи азык туплап кала торган чор. Аның hәр көнен истә калырлык итеп үткәрү безнең үзебездән генә торганын онытмасак иде.