Җиңү бәйрәме уңаеннан «Казан Кремле» музеенда «Ләкин күбәләкләр монда бүтән очмыйлар» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә 30 фотосүрәт күрергә мөмкин, аларда бөек ватан сугышының зәхмәтле чоры сүрәтләнә.
Казан дәүләт консерваториясе 7 нче май көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы сәхнәсендә сугыш еллары җырлары, совет кинофильмнарыннан алынган көйләр яңгырашында концерт программасын тәкдим итә.
9 нчы май көнне Камал театры тамашачылар өчен “Игезәк” спектаклен куя, шулай ук биредә җомга “ Дуслар җыелган җирдә”, шимбә “Зәңгәр шәл” спектакльләре күрсәтелә.( 10, 11 май)
Кәрим Тинчурин театрында 10 нчы май “ Хыялый”, 12 нче май “ Эх, алмагачлары” спектакльләре уйнала.
Габдулла Кариев театры җомга көндез һәм кич халык каһарманы, Моабит дәфтәрләре авторы Муса Җәлилнең иҗат юлын, шәхси тормышын чагылдырган спектакль тәкъдим итә ( 13:00, 18:30)
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры
Әтнә халкы шимбә кичен “Шимбә көн кич белән” спектаклен карап хозурлана ала . Ялларыгыз театрда үтсен.
Түбән Кама театры 9 нчы май көнне “Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде… ” спектакленә чакыра. Әлмәт театрында җомга “Кайда минем илем?”, шимбә
“Кар астында кайнар чишмә” спектакльләре булуы көтелә.(18:00)