2 нче һәм 3 нче май көннәрендә Камал театрында “Казанга Тукай кайткан” дип исемләнгән премьера чакырып калабыз, шулай ук биредә 4 нче май “ Сагынырсызмы?”, 5 нче май “ Өйләнәм. tat” спектакльләре булуы көтелә.
Тинчурин театрында 2 нче май көнне “Флешка, рэп һәм мәхәббәт” спектакленә рөхим итегез. Шулай ук биредә Якшәмбе “Аферист” спектакле булуы көтелә. 2 май, 5 майСабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры. Минзәлә театрында 3 нче май көнне “Түтиләр” спектакле. Чаллы театрында 2 нче май “ Диләфрүзгә дүрт кияү”, 3 нче май “Яшь йөрәкләр” спектакльләре булуы көтелә.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры 31 майга кадәр Ислам мәдәнияте музеенда «Үзгәрешләр чоры мәдрәсәсе» күргәзмәсе дәвам итә. Экспозиция Казан Мөхәммәдия мәдрәсәсенең 140 еллыгына һәм аңа нигез салучы- җәмәгать һәм дин эшлеклесе, педагог Галимҗан Барудиның 165 еллыгына багышланган.
Шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлын, иҗатын чагылдырган музей да үзенә чакырып кала. Биредә уникаль экспонатлар: шагыйрьнең язу өстәле, шәхси китапханәсе , фотоальбомнары һәм башкалар сирәк экспонатлар тәкъдим ителгән
Габдулла Тукай музеена рэхим итегез. Музей 1986 нчы елда ишекләрен ача. Казанның Иске Татар бистәсенең иң матур биналарының берсендә урнашкан. Экспозиция Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдыра. https://g-tukay.tatmuseum.ru/literaturnyjj-muzejj-gabdully-tukaya/
20 нче гасырның күренекле татар рәссамы Әмир Мәҗитов исемендәге музейга чакырабыз. Музей 2005нче елда ишекләрен ача, биредә Татарстан, Ярославль һәм Кырым пейзажлары, портретлар, натюрмортлар тәкъдим ителгән.