Бу атнада Казан шәһәрендә һәм Республика районнарында нинди мәдәни чаралар көтелә, әйдәгез бергәләп барлыйк.
Камал театрында шимбә көнне “Ситса туй”, якшәмбедэ “Санаулы кичләр” спектакльләре күрсәтелә.
Шәрык клубы 28 нче апрел көнне Галиәсгар Камалның «Безнең шәһәрнең серләре» пьесасына нигезләнгән яңа театраль тамашага чакыра. Биредә кунакларга ХХ гасыр башындагы музыкаль-әдәби кичә һәм аның «мәгърифәтле» тамашачылары турында театр тәкъдим ителәчәк.