Бүгеннән Казан дәүләт мәдәният институты, Бөтендөнья театр көнен бәйрәм итү уңаеннан, «Театр атнасы» дип исемләнгән иҗади проект башлый. Проект программасы буенча театр атналыгы дәвамында,институтта режиссерлык, актерлык осталыгы, сәхнә теле һәм сәхнә хәрәкәте буенча мастер-класслар үткәрү планлаштырыла. Театр атналыгы кысаларында, институтның уку театрында студентларның чыгарылыш спектакльләрен күрсәтәчәкләр. Шулай ук институтның концертлар залында Галиасгар Камал, Әлмәт, Буа дәүләт театрларының спектакләре дә тәкъдим ителә.
21 нче март көнне Азнакай мәдәният йорты сәхнәсендә “Зәңгәр шәл” җырлы-биюле тамаша. «Зәңгәр шәл» – атаклы драматург Кәрим Тинчурин пьесасы. Сюжет үзәгендә Мәйсәрә һәм Булатның мәхәббәт тарихы. Пьесада күтәрелгән темалар бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган .
22 нче март көнне Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Cәфәр” спектакле. Альберт Шакиров пьесасы буенча куелган спектакльдә юл – җитмеш яшьлек карт Сәфәргалинең татар авылы Черкиледән башкорт Актауына кадәрге маҗаралы СӘФӘРЕ һәм шул ук вакытта, газаплар һәм тәүбә итүләр аша үз-үзенә кайту юлы да. Әлеге юлны пьесадагы һәр геройга үтәргә туры килә.
25 нче март көнне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында «Беренче мәхәббәт» спектакле. —Спектакльне сәхнәгә кую барышында режиссер белән актриса кыз арасында мәхәббәт уты кабына. 1961 елда Рәфкать Бикчәнтәев белән Наилә Гәрәева кавышалар. Һәм шушы союзның мәхәббәт җимеше булып дөньяга киләчәктә татарның танылган режиссеры булачак Фәрит Рәфкать улы аваз сала. Әнә шуңа да әлеге спектакль Бикчәнтәевлар гаиләсе өчен дә, Әтнә театры өчен дә аерым мәгънәгә ия.
25нче март көнне «Чулпан» мәдәни үзәгендә Алсу Вәлиуллинаның беренче сольный концерты булачак. Алсу Вәлиуллина Казан шәһәре филармониясендәге яшь җырчыларның берсе. Чарада татар, рус һәм чит телләрдәге җырлар яңгыраячак, шулай ук әлеге концертта Алсуның иҗади дуслары һәм хезмәттәшләре Рөстәм Закиров, Айгөл Бариева кебек танылган артистлар чыгыш ясыйячак.
22 нче март көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Күрәсем килгән иде” спектакле. Ир белән хатын, үз балалары булмау сәбәпле, ятимнәр йортыннан уллыкка бала ала. Бу адым барысының да күңеленә хуш килә: әби — бабай да, туганнар да яңа гаилә әгъзасы пәйда булуына сөенеп туя алмый. Бала йортка куаныч, бәхет китерә. Ләкин Алмаз үсеп буйга җиткәч очраклы рәвештә үзенең балалар йортыннан алынганлыгын белә. Һәм ул чын әти — әнисен күрү теләге белән яна башлый…
Бу атнага мәдәният дөньясына кагылышлы яңалыклар шулар иде. Үзегезне рухи яктын үстерәсегез килсә — концертларга, спектакльләргә, күргәзмәләргә рәхим итегез. Мин, Динә Нәҗметдинова, сезнең белән киләсе атнага кадәр саубуллашам.