Бүген кич Кәрим Тинчурин театрында “ Гаилә учагы” дип исемләнгән экскурсия була. Экскурсия Гаилә елы кысаларында оештырыла. Чарада катнашучыларны театр артистларының гаилә парлары белән очрашу һәм иҗади номер көтелә.
19 һәм 20 нчы март көннерендә Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә “ Флешка, рэп һәм мәхәббәт” дип исемләнгән ЗУР ПРЕМЬЕРАГА рәхим итегез. Ә инде ял көннәрендә “Яратам! Бетте-китте” һәм “ Мәдинә” спектакльләре уйналуы көтелә.
22 мартта көнне Василий Виноградовның тууына 150 ел. Шул уңайдан Камал театры оркестры тамашачыларны «Музыка & Драма» дип исемләнгән яңа концерт белэн куандыра. Бирегә рәхим итегез.
Галиәсгар Камал театрында шимбә көнне “Җанкисәккәем” , якшәмбе көндез һәм кич “ Ситса туй” спектакльләре куела.
Чаллы театрында Премьера. “ Сихерче” спектакльленә рәхим итегез. Шулай ук биредә 24 нче март көнне “Кар астында кайнар чишмә” спектакле уйнала.
31 майга кадәр Ислам мәдәнияте музеенда «Үзгәрешләр чоры мәдрәсәсе» күргәзмәсе дәвам итә. Экспозиция Казан Мөхәммәдия мәдрәсәсенең 140 еллыгына һәм аңа нигез салучы- җәмәгать һәм дин эшлеклесе, педагог Галимҗан Барудиның 165 еллыгына багышланган.
Легендар җырчы Әлфия Авзалова исемендәге музей да җыр-моңга гашыйк кешеләрне үзенә чакырып кала. Биредә легендар шәхесебезнең җырларына сокланып, костюмнарын күреп, иҗат юлы белән тагын да якыннанрак танышырга мөмкин.