Эфирда “ Мәдәни тормыш” сәхифәсе, сезнең белән мин Динә Нәҗметдинова. Бу атнада Казан шәһәрендә һәм Республика районнарында нинди чаралар көтелә? Әйдәгез, бергәләп барлыйк.
Бүген кич Филармония сәхнәсендә Татарстанның халык артисты Флюра Сөләймановага багышланган “ Әниемә” дип исемләнгән концерт була.
Галиәсгар Камал театрында “Өйләнәм.tat” спектакле. Раннур исемле яшь журналист социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә өйләнергә теләвен хәбәр итә һәм кызларны «кастингка» чакыра. Раннур янына нинди кызлар килә? Раннур үзенә кәләш сайлый аламы? Бу турыда спектаклне карап белерсез. Шулай ук биредә 16 нче март көнне көндез“ Искә алу кичәсе” дип исемләнгән чара булуы көтелә. Кичә профессиональ татар театрына нигез салучыларның берсе, музыкант, җырчы, режиссер, театр тарихында тирән эз калдырган Ильяс Кудашев-Ашказарскийга багышлана, ә инде кич белән “ Сәфәр” спектакленә чакырып калабыз ( 16 нче март, 18:00)
Тинчурин театры бакча балалары hәм мәктәп укучылары өчен экскурсия уздыра. Экскурсия барышында балаларны музей, тамаша залы белән танышу көтә. (12 нче март, 12:00) Шулай ук биредә җомга “ Ак тәүбә, кара тәүбә”, шимбә “ Кияү урлау”спектакльләре куела. ( 15 нче март 18:30 , 16 нче март 17:00)
15 нче март көнне көндез Чаллы театрында “ Хәл бу ки… Муса Җәлил” дип исемләнгән Премьерага чакырабыз, ә инде кич тамашачы игътибарына “ Кызым кияүгә чыга” спектакле тәкъдим ителә.
Нәни дусларыбыз өчен “ Әкият “ театрында “Өрә белмәгән көчек” спектакле.
Әтнә театрында “ Сөембикә егет сайлый” спектакле.
31 майга кадәр Ислам мәдәнияте музеенда «Үзгәрешләр чоры мәдрәсәсе» күргәзмәсе дәвам итә. Экспозиция Казан Мөхәммәдия мәдрәсәсенең 140 еллыгына һәм аңа нигез салучы- җәмәгать һәм дин эшлеклесе, педагог Галимҗан Барудиның 165 еллыгына багышланган.
Бу атнаның мәдәни тормышына кагылышлы яңалыклар менә шундый иде. Мин Динә Нәҗметдинова сезнең белән киләсе атнага кадәр саубуллашам.