Бу атнада Казан шәһәрендә һәм Республика районнарында нинди мәдәни чаралар көтелә? Әйдәгез бергәләп барлыйк.
— 6 нче февраль көнне Арча мәдәният йортында “Яратам! Бетте-китте!” спектакле. Ике генә өе калган Җиләкле алан авылында тыныч, салмак кына тормыш кичергән өч картның дөньясына, мәхәббәтнең ни икәнен дә аңламаган Гөлия белән Роман бәреп керә. Спектакль ничек тәмамланыр? Әлеге сорауга җавапны спектаклне карап белерсез. — 18 нче февраль көнне “Шәрык клубы”нда татар сәхнәсенең күренекле драма актеры, СССРның халык артисты Фуат Ибраһим улы Халитовны искә алу кичәсе көтелә.
10 нче февраль көнне исә биредә балалар өчен рәсем ясау буенча остаханә оештырыла.“Хәзинә” милли сәнгать галереясында Кытай рәссамы Лу Линьның “ Урманның икенче ягы” исемле күргәзмәсе дэвам ите. Рәссам табигать аша кешенең эчке дөньясын чагылдыра.
4.Рәссам Луиза Фәсхетдинованың «Гөлханә/Чәчәкләр йорты» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Биредә чигелгән намазлык, шамаиль, дини картиналар, Коръән өчен тышлыклар тәкъдим ителгән. Күргәзмә 11 февральга кадәр дәвам итә.
Чаллы театрында күбебез яттан диярлек белгән “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектакле. Ләкин Туфан ага Миңнуллинның бу әсәрен караган саен карыйсы гына килеп тора. Шуңадыр да аның театр сәхнәләреннән төшеп торганы да юк.
Казанда урнашкан Каюм Насыйри музее да үзенә чакыра. Каюм Насыйри – күп кырлы шәхес: тарихчы, тел белгече, язучы, мәгърифәтче. Музей 2002нче елда ишекләрен ача. Экспозициянең нигезен, басма, кулъязма һәм эпистоляр чыганаклар тәшкил итә. Биредә шулай ук галим язган китаплар, шәхси архивтан алынган фотосурәтләр саклана.
Бу атнаның мәдәни тормышына кагылышлы вакыйгалар менә шундый иде.