2024 нче елның беренче аенда Татарстан районнарында һәм Казан шәһәрендә нинди чаралар көтелә? Әйдәгез, бергәләп барлыйк.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры экскурсиягә чакыра. Катнашучылар театрның бай тарихы һәм бөек драматург, талантлы артист, күренекле режиссер, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Гали улы Тинчуринның тормыш юлы, иҗаты белән дә таныша ала. Экскурсия барышында тегү цехы хезмәткәрләре үз һөнәрләренең серләре белән уртаклашачак.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры экскурсиягә чакыра.
2.Кәрим Тинчурин театрында “Алай түгел, болай ул” спектакле. Җырлы-биюле әлеге комедия Туфан Миңнуллинга хас нечкә юмор белән сугарылган. Ул кешелеклелек, яшәеш һәм мәхәббәт турында сөйли.
Әтнә татар дәүләт драма театрында “Өй түрендә кем түрә?” яңа ел тамашасы. Яңа елда уйланган уй-фикерләр чынга ашырмы? Бу турыда спектаклне карап белерсез.
14 нчы гыйнвар кадәр «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Харис Абдрахман улы Якупов һәм аның укучылары эшчәнлеген чагылдырган күргәзмәгә чакырабыз. Биредә Фәрит Якупов, Зөфәр Гыймаев рәсемнәрен күрергә мөмкин.
“Хәзинә” милли сәнгать галереясында Кытай рәссамы Лу Линьның “ Урманның икенче ягы” исемле күргәзмәсе дэвам ите. Рәссам табигать аша кешенең караңгы эчке дөньясын чагылдыра.