Буген Кәрим Тинчурин театрында “Нәзер” спектакле. Хисмәтулла белән Хикмәтулла хатыныры белән бер атнага алмашып торырга булалар. Аларның уй-фикерләре чынга ашырмы? Бу турыда спектакльне карап белерсез.
Кэрим Тинчурин театры буенча экскурсиягэ чакырабыз. Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен Пушкин картасы буенча уздырыла. Яшүсмерләр театр музее, тамаша залы, театр цехлары белән якынрак таныша ала.
“Пирамида” концертлар залында “Калеб” яңа буын җыенының 10 яшлек туган көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак. Чарада катнашалар Гөлүсә Батталова, Элмира Кәлимуллина, Филүс Каһиров һәм тагын бик күп шагыйрьләр һәм артистлар. Керү бушлай, алдан теркәлү сорала.
“Шәрык клубы”нда балалар өчен рәсем ясау буенча остаханә көтелә. Нәни дусларны биредэ көтеп калабыз.
23 нче декабрьдан башлап Шәрык клубынды балалар өчен театральләштерелгән яңа ел квесты узуы көтелә. Чарада нәни дусларны уеннар, җырлы –моңлы программа көтә.
Кәрим Тинчурин театрында “Нәзер” спектакле. Хисмәтулла белән Хикмәтулла хатыныры белән бер атнага алмашып торырга булалар. Аларның уй-фикерләре чынга ашырмы? Бу турыда спектакльне карап белерсез.