7 нче декабрь көнне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтованы искә алу кичәсе узачак. Кичәдә Исламия Мәхмүтова башкарган спектакльлэрдән видеоязма өзекләре күрсәтеләчәк , артистка башкарган җырлар яңгыраячак дип көтелә.
1.8 декабрь көнне “Килмешәк” спектакле. Нәкыйп сугыштан соң, язмышына буйсынып, Канадага килеп эләгә һәм тормышын өр яңа биттән башлап җибәрә. Көннәрдән бер көнне совет гражданнарына кире СССРга кайтырга рөхсәт ителә дигән хәбәр килә.
“Шәрык клубы”нда балалар өчен рәсем ясау буенча остаханә булуы көтелә. Бирегщ рэхим итегез.
.Кәрим Тинчурин театрында “Үткән юлың данлы, театр” дип исемләнгән экскурсия. Биредә сез театр тарихы белән якынрак таныша аласыз.
“Хәзинә” милли сәнгать галереясында Кытай рәссамы Лу Линьның “ Урманның икенче ягы” исемле күргәзмәсе ачылды. Рәссам табигать аша кешенең караңгы эчке дөньясын чагылдыра.
Габдулла Тукай музеена чакырып калабыз. Музей 1986 нчы елда ишекләрен ача. Казанның Иске Татар бистәсенең иң матур биналарының берсендә урнашкан. Экспозиция Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдыра.
20 нче гасырның күренекле татар рәссамы Әмир Мәҗитов исемендәге музейга чакырабыз. Музей 2005нче елда ишекләрен ача, биредә Татарстан, Ярославль һәм Кырым пейзажлары, портретлар, натюрмортлар тәкъдим ителгән. Музейда шулай ук рәссамның шәхси әсбаплары белән якыннан танышырга мөмкин.
29 нчы декабрьга кадәр «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Харис Абдрахман улы Якупов һәм аның укучылары эшчәнлеген чагылдырган күргәзмәгә чакырабыз. Биредә Фәрит Якупов, Зөфәр Гыймаев рәсемнәрен күрергә мөмкин.