24 нче октябрь көнне Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры » Бию пәрие» спектакленә чакыра. Әлеге спектаклне кую идеясе Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахмановның юбилей кичәсеннән соң туа. Озак еллар югалып торганнан соң туган шәһәренә Сәяр Рәмиев кайта. Анда ул яшьлек мәхәббәтен очрата. Авторның тирән фикерләре спектакльдә биюләр белән баетылган музыкаль комедия формасы аша җиткерелә.
27 нче октябрь көнне Шәрык клубында үтүче “Җылы эзләп” дип исемләнгән шигъри – музыкаль кичә чакырабыз. Чарада катнашалар Рәдиф Гаташ, Римма Ибраһимова, Әсхәт Хисмәт һәм тагын күп танылган шәхесләр.
29 нчы декабрьга кадәр «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә Харис Абдрахман улы Якупов һәм аның укучылары эшчәнлеген чагылдырган күргәзмәгә чакырабыз. Биредә Фәрит Якупов, Зөфәр Гыймаев рәсемнәрен күрергә мөмкин.
“Үткәнне сагынып” дип исемләнгән чарага чакырып калабыз. Шәүкәт Биктимеров — милли театрның иң атаклы сәхнә остасы, күпкырлы иҗади шәхес, ул иҗат иткән Әлмәндәр карт образы инде 30 елдан артык сәхнәдә легендар каһарман булып тора. Кичәдә шулай ук Камал театры артистлары катнаша.
26 нчы октябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры “ Ай, былбылым!” спектеакленә чакыра. Шәһәр картлар йортында яшәүчеләрнең моңсу да, көлкеле дә тормышын бәян итүче комедия. Спектакльнең геройлары гомер көзендә төрле сәбәпләр аркасында картлар йортына эләгә. Ләкин алар үзләренең биредәге тормышын һич кенә дә гомернең «соңгы тукталышы» дип кабул итми.
28 нче октябрь көнне Әлмәт татар дәүләт театрында “Мәхәббәт элмәге” спектакле куела. Сүз, үз иҗатын заман тәләпләренә яраклаштыра алмаган язучы турында бара. Режиссер – Илгиз Зәйниев.
Барлык теләк белдерүчеләрне Шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлын, иҗатын чагылдырган музейга чакырып калабыз! Биредә уникаль экспонатлар тәкъдим ителгән: шагыйрьнең язу өстәле, шәхси китапханәсе , , фотоальбомнары һәм башкалар.
25 нче октябрь көнне Татарстан халык язучысы Нурихан Фәттаховның 95 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә булуы көтелә. Чара Габдулла Тукай музеенда уза, керү ирекле.
11 октябрьдән башлап Милли музейда «Сания» беренче татар операсы куелуына 100 ел тулу уңаеннан күргәзмә ачылды. Операга кагылышлы фоторәсемнәр, афишалар һәм спектакль программалары белән биредә якыннанрак тынышырга мөмкин.