Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры » Бию пәрие» спектакленә чакыра. Әлеге спектаклне кую идеясе Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахмановның юбилей кичәсеннән соң туа. Озак еллар югалып торганнан соң туган шәһәренә Сәяр Рәмиев кайта. Анда ул яшьлек мәхәббәтен очрата. Авторның тирән фикерләре спектакльдә биюләр белән баетылган музыкаль комедия формасы аша җиткерелә.