28 нче август көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры “ Бию пәрие” спектакленә чакыра. Озак еллар югалып торганнан соң, туган якларына биюче Сәяр Рәмиев кайта. Анда ул яшьлек мәхәббәтен очрата, яңа буын биючеләр белән таныша. Авторның тирән фикерләре спектакльдә биюләр белән баетылган музыкаль комедия формасы аша җиткерелә.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында “Җаның ниләр тели” спектакле. Авылда көннән-көн йортлар сирәгәя, урамнар кими. Тиздән бу урында завод төзеләчәк. Кирәк-яракны алып китәр өчен нибары ике атна вакыт калган. Әйберләрне алып та китәрсең, тик үткәннәрне генә үзең белән ияртеп булмый. Авыл халкы нинди карарга килә? Бу турыда спектаклне карап белерсез.
2 нче сентябрь көнне Әтнә татар дәүләт драма театрында “ Кичер мине, әнкәй” спектакле куела. 16 яшьлек Миргаянның тормышы Дилфүзә кайту белән кинәт үзгәрә. Егет кайсы тормыш юлын сайлар? Әти-әнисенең сүзен колакка элерме? Спектакль тамашачының игътибарын ахыргача киеренке халәттә тота.
29 нчы август көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры “Кияү урлау” спектакленә чакыра. Кайчандыр ике дус – Азват белән Садрый туганлашырга уйлый. Ләкин икесенең дә малай туа. Шулай итеп, ант онытыла. Әмма үләренә өч көн кала Азват бабай антны исенә төшерә. Соңгы әманәт үтәлмәгән очракта кешене нинди бәхетсезлек көтә? Ни өчен ике карт кияү урларга була? Спектакль шушы сорауларга җавап бирә.
29 нче август көнне Филармониянең концертлар залында Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган “Яшәргә икән, яшәргә!” дип исемләнгән бәйрәм концертына чыкырабыз.
Казанда урнашкан Каюм Насыйри музее да үзенә чакыра. Каюм Насыйри – күп кырлы шәхес: тарихчы, тел белгече, язучы, мәгърифәтче. 2002 елда ачылган музейның кспозиция нигезен басма, кулъязма һәм эпистоляр чыганаклар тәшкил итә. Биредә шулай ук галим язган китаплар, мәдрәсә дәреслекләре, шәхси архивтан алынган фотосурәтләр саклана.
25 нче апрельдан башлап 30 нче августка кадәр Татар китабы йортында Роберт Миңнуллинның шигъри дөньясына кагылышлы күргәзмә дәвам итә.
Баки Урманче музеена килүчеләрне күпкырлы иҗат әсәрләре көтә. Биредә күренекле сынчы сәнгате белән якынрак танышырга мөмкин.Музейның беренче катында – рәсем сәнгатенә кагылышлы картиналар, Мәрмәр бюстлар урнаштырылган. Габдулла Тукай бүлмәсе да аерым бер әһәмияткә ия. Биредә Тукай бюсты, “ Шүрале” әкиятенә кагылышлы графика тамашачы игътибарын җәлеп итә. Өченче бүлмә – татар шагыйрьләренә багышланган.
Фатых Әмирхан, Нәкый Исанбәт һәм тагын бик күп күренекле шәхесләрнең сыннарын күрергә мөмкин. Икенче катта картина галереясе урнашкан, монда гамәли сәнгать буенча остаханәләр да уздырыла. Өченче катта залның бер өлеше мәрмәр экспозиция өчен бирелгән. Монда рәссамның шәхси әйберләре дә бар,шулай ук остаханә почмагы торгызылган.