Зарыгып көтеп алынган җәйнең соңгы аена аяк бастык. Әле кайчан гына театрларда сезон ябылган иде,ә бу атна азагында инде Казан һәм төбәк театрлары ташачаны яңа сезон белән куандыра башлый.
14нче август көнне, ягни бүген, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк түбәсендә яшьләр өчен чыга торган «Идел» журналын тәкъдим итү чарасы көтелә. Бирегә Илгиз Шәйхразиев, Лилия Хәйруллина һәм башка артистлар чакырылган.Чарада шулай ук шигырьләр дә яңгырамый калмас. Керү – ирекле. Бары тик алдан төркәлергә кирәк!
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 18 нче август көнне 118 нче сезонын һәрберебезгә таныш, легендар “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачып җибәрә. Төп рольләрдә Ришат Әхмәдуллин, Ләйсән Фәйзуллина, Әсхәт Хисмәтов һәм тагын бик күп сез яратып өлгергән артистлар. 19:00
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында сезон 19 нче август көнне ачыла, ул көнне “Мәхәббәт күгәрченнәре” спектакле уйнала.
Рәйсә Идрисовна белән танышканнан соң, Василнең кызыклы, аңа аңлашылмаган тормышы башлана. Спектакльнең эчтәлеген беләсегез килсә-бирегә рәхим итегез.
Хәрәкәттә-бәрәкәт проекты җәй дәвамында барлык Казан халкын татарның төрле биюләренә өйрәтә.. Дәресләр ачык һавада һәр пәнҗешәмбе, Галиәсгар Камал театры бинасы янында –кабан куле яр буенда уздырыла, Башка еллардан аермалы буларак, бу юлы проект бары тик татар бию төрләрен өйрәнүгә багышлана. Җәйнең соңгы атналарын урамда үткәрергә тырышыйк.
17 нче август көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында “Патша малае Куян” спектакле уйнала. «Принц Кролик» әсәрендә үз патшалыгының затлы егетләреннән принцесса кызы өчен тәхет варисы — кияү сайларга карар иткән монарх турында сөйләнелә. 19:00
Бу атнага мәдәният доньясына кагылышлы яңалыклар шулар иде. Мин Динә Нәҗметдинова сезнең белән сабуллашам .