“Хәзинә” милли сәнгать галереясендә советлар чорын чагылдырган күргәзмә 30 июльга кадәр дәвам итә! Биредә төрледән-төрле сыннар, үзенчәлекле рәсемнәр тәкъдим ителгән.
25 нче апрельдан башлап 30 нче августка кадәр Татар китабы йортында Роберт Миңнуллинның шигъри дөньясына кагылышлы күргәзмә дәвам итә.
Башкалабыз Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дип исемләнгән проектының яңа сезоны старт алды. Быел дәресләр Галиасгәр Камал театры бинасы янында атнаның пәнҗешәмбе көннәрендә узачак. Алар татар телендә алып барыла. Теләк белдерүчеләр, бирегә рәхим итегез!
4 июль көнне «Шәрык клубы” сәхнәсендә «Саксофон музыка кичәсе» чарасы көтелә. » Биредә Бөтенроссия конкурслар лауреаты, композитор, Юрий Терехов чыгышы көтелә. Программада XIX гасыр француз композиторы-романтигы Жюль Димерссман әсәрләре яңгыраячак.
6 нчы һәм 7 нче июль көннәрендә Татар дәүләт «Әкият» курчак театры бинасында экскурсия уздырыла. Театр мохите белән якынрак танышасыгыз килсә — рәхим итегез.
7 июль көнне “Шәрык клубы” театр мәйданчыгында “Моңлы бер җыр” дип исемләнгән чара. Күренекле татар композиторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык артисты Фуат Әбүбәкеров җитәкчелегендә Татарстанның халык артистлары тамашачылар өчен аларның яраткан җырларын башкарачак.