21 нчы июнь көнне Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Өйләнәм.tat ” спектакле. Раннур исемле яшь журналист: социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә өйләнергә теләвен хәбәр итә һәм кызларны «кастингка» чакыра. Кәләшләр кастингында кем җиңәр? Бу турыда спектакльне карап белерсез….
21 нчы июнь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Назлы кияү”спектакле. Яшь, әмма буйдак Рәшитнең өйләнергә йөрү хәбәрен ишеткәч, бай кияүгә кәләш сайлап, аны башлы- күзле итәргә теләүчеләр саны шундук күбәеп китә. Рәшит сөйгән ярын таба алырмы? Бу турыда спектакльне карап белерсез….
22 июнь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышланган “Тинчуринда кунакта” дип исемләнгән экскурсия- квест уздырыла. Биредә балаларны төрле кызыклы уеннар, театр камера оркестры артистлары белән бергә күңелле музыкаль тәнәфес көтә, шулай ук теләк белдерүчеләр әкият геройлары белән истәлеккә фотога да төшә ала. Башлана иртәнге унда.
22 июнь көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры “Җаның ниләр тели?” спектакле. Авылда көннән-көн йортлар сирәгәя, урамнар кими. Тиздән бу урында завод төзеләчәк. Кирәк-яракны алып китәр өчен нибары ике атна вакыт калган. Әйберләрне алып та китәрсең, тик менә иң мөһиме – үткәннәрне генә үзең белән ияртеп булмый. Авыл халкы нишләр? Бу турыда спектакльне карап белерсез.
21 июнь көнне «Чулпан» концертлар залында «Балалы солянка» дип исемләнгән чара. Совет чоры мультфильмнарыннан алынга җырлар заманча оранжировака белән үрелеп барачак.Әлеге чара балалар һәм өлкәннәр өчен дә кызыклы булачак дип көтелә.
23 июнь көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Федор Иванович Шаляпинның тууына 150 ел булу уңаеннан «Җан һәм Ватан» дип исемләнгән дини хор музыкасы фестивале булып узачак.
барлык теләк белдерүчеләрне Шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлын, иҗатын чагылдырган музейга чакырып калабыз! Биредә уникаль экспонатлар тәкъдим ителгән: шагыйрьнең язу өстәле, шәхси китапханәсе,фотоальбомнары һәм башкалар.