22 нче май көнне, ягъни бүген, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында җәмәгать эшлеклесе, драматург, язучы Рабит Батулланың юбилей кичәсе булып узачак. Рабит Батулла күпкырлы шәхес иясе, “ Батулла дәресләре” тапшыруы аша казаныш алып, журналист исеменә дә лаек була.
23 нче май көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Беренче мәхәббәт” спектакле.
24 нче 26 нче май көннәрендә көндезге сәгать 11 Казан Кремле буенча экскурсия узачак.