15 нче май көнне, ягъни бүген, Сәлих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтовның концерт кичәсе була. Чараның исеменә «Әрем исе, әрем тәме» дигән популяр җыр юллары чыгарылган. Актер тамашачыны тансыкка калган халык җырлары белән таң калдырачак.
16 нче май көнне Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында “Шомбай маҗаралары” спектакле. Шат күңелле, акыллы Шомбай серле көчкә ия – төрле кыяфәтләргә керә ала. Шул сыйфаты аркасында ул Шүрәле белән Су анасын явыз һәм комсыз Убыр патшадан коткара.Әлеге спектакль аеруча балалар өчен кызыклы. 10:00
17 нче май көнне Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында данлыклы “Зәңгәр шәл” спектакле. Әлеге спектакль — ятимә кыз Мәйсәрә һәм шахтер егет Булатның мәхәббәт драмасы. Шау-гөр килеп сабан-туй бәйрәменә әзерләнгән чакта, авылга Булат кайта, сөйгән кызына бүләккә зәңгәр шәл алып кайта. Кәрим Тинчурин пьесасы буенча Салих Сәйдәшев көйләренә үрелеп баручы җырлы-биюле тамашаның сәхнәгә чыгуына быел 97 ел.
17 нче май көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында “ Кызым кияүгә чыга” спектакле. Һәрьяктан килгән, эшкә уңган, сөйкемле, шул ук вакытта мең дә бер төрле сәбәпләр аркасында ялгыз калган Галия фатирына ялгыш кына бер ир-егет килеп керә. Фатирларны бутап кергән кеше Галиянең бәхете түгел микән? Бу турыда спектакльне карап белерсез… 18 нче май көнне Әлмәт татар дәүләт драма театрында “Җил артыннан” спектакле. Сәяси вәзгыяте үзгәргән һәм фаҗига якынлашкан илдә яшәүче ике малай язмышына багышлан спектакль.
25 нче апрельдан башлап 30 нче августка кадәр Татар китабы йортында Роберт Миңнуллинның шигъри дөньясына кагылышлы күргәзмә дәвам итә.
Бу атнага мәдәният дөньясына кагылышлы яңалыклар шулар иде. Үзегезне рухи яктын үстерәсегез килсә — концертларга, спектакльләргә, күргәзмәләргә рәхим итегез.