Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Инстаграмм челтәрендәге аккаунтында имамнарга һәм Ислам динен тотучы мөселманнарга мөрәҗәгать итте. Мәчетләрдә коронавирус инфекциясе таралуга каршы чаралар турында искә төшерде, җомга намазларын 10-15 минутка кадәр кыскартырга өндәде.
@kamilhazrat
Коронавирус инфекциясенең кискен таралу куркынычы әле һаман да саклана. Мөфти мәчетләрдә битлекләр һәм шәхси намазлыклардан файдаланырга кирәклеген искәртте. Шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм сәламәтлегенә зыян килер дип курыккан, иммунитеты какшаган кешеләргә, гомумән, мәчетләргә барудан тыелып торырга киңәш ителә.
Илфар хәзрәт Хәсәнов мөфтинең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары