Татарстан Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетында 2021 елда Covid-19 инфекциясенә тест уздыру өчен 276 миллион сумлык чыгымнар планлаштырылган.
Мәҗбүри медицина иминияте база программасына Covid-19 инфекциясенә пациентларны, шул исәптән госпитализация алдыннан, тест уздыру күләмнәре һәм бәясе нормативлары салына. Республикада яшәүчеләр өчен 470 меңнән артык тикшеренү уздыру планлаштырыла. Мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль программасында, агымдагы ел белән чагыштырганда, профилактик медицина тикшерүләренә һәм халыкны диспансерлаштыруга чыгымнарны 336 миллион сумга якын арттыру каралган