Быел уку елы башына Казанның М-14 микрорайонындагы мәктәпне төзеп бетерәләр. Башкала хакимиятенә бинаның нинди булачагы, ә иң мөһиме – белем бирү өлеше нәрсә белән тулачагы турында проект тәкъдим иттеләр.
Төп басым заманча технологияләргә ясала. Шулай итеп, бушлай нигездә журналистика, видеороликлар ясау, тиз уку, дроннар мәктәбе барлыкка киләчәк.
Бер сыйныф тулаем сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен була, алар белән махсус программа буенча психолог, логопед, дефектолог шөгыльләнер дип көтелә.
Барлыгы Казанда 3 яңа мәктәп ачыла: бу — М-14 микрорайонында, «Новые Горки» һәм «Весна-2» торак комплексларында.