Нефть башкаласында яшәүчеләргә Россия һәм Татарстан казанышлары турында сөйлиячәкләр. Берничә минуттан Әлмәттә «Татарстан — казанышлар республикасы» масштаблы марафоны кысаларында Панель дискуссиясе башлана.
Парламентарийлар белән бергә автобус туры Лениногорскида да булды. Милли проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру турында дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтәнең цифрлы үсеше министры Айрат Хәйруллин, Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча парламент комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов җентекләп сөйләделәр.
Капиталь төзекләндерелгән мәктәпләр, Лениногорск үзәк район хастаханәсенең медсанчасте поликлиникасы, Шөгер, Тимәш һәм Иске Иштирәк мәктәпләре базасында «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле 3 үзәк, шулай ук цивилизациянең башка күп кенә үзгәрешләре. Болар барысы да 2018нче елда дәүләт җитәкчесе башлангычы белән милли проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре.