Ел саен аны «Татнефть» идарәсенең профсоюз оешмасы үткәрә.
Фестивальнең беренче көнендә үк жюри вокал, хореография, шигырьләрне яттан сөйләү, башка төрле жанрларда 400дән артык катнашучының чыгышларын бәяләде. Быел яңа номинация — визитканы тәкъдим итү дә бар иде. Биредә үз предприятиеләренә багышланган җыр номерларыннан алып, күңеллеләр һәм тапкырлар репризларына кадәр бар иде. Эстрада проектының географиясе дә киң булды. Түбән Камадагы каучук җитештерү заводы вәкилләре «Талантлар фестивале»нең Гран-при бүләгенә ия булды. Аларга күчмә кубок тапшырылды.