Без Русфонд хәйрия җәмгыяте белән авыру балаларга булышу акөиясен дәвам итәбез. Әлмәттән 3 яшьлек Асель катлаулы операцияләр кичергән. Кызның тәнендә зур миң бар, аның яман шеш белән авыру куркынычы бар. Израиль табиблары кызны дәвалауны дәвам итә. Тик операция бик кыйммәт тора.
Кыызның аркасында зур шеш барлыкка килгән. Аның яман шешкә әверелү куркыныч зур, диләр табиблар.
Асельгә яшь ярым чагында, аны Израиль табибларына күрсәтү мөмкинлеге барлыкка килгән. Кредитка акча алып, Израильгә барганнар. Беренче этапта миң шешенең 40 процентын алганнар.
Курчаклар урынына, машиналар белән уйнарга ярата. Кече автопаркында янгын сүндерү, полиция, ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналарына кадәр бар.
Опреция 3 миллион сумнан артык тора. Аның зур өлешен иганәчеләр биргән инде. Тагын 338 мең сумга якын акча кирәк. Гаиләдә әтиләре генә эшли, акча җыю мөмкинлекләре юк. Кызга булышу өчен, 55442 номерына Дети сүзе белән СМС хәбәр җибәрергә мөмкин. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат безнен телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Катерина Машенцева, Ильнур Залятов, Татарстан яңалыклары, Әлмәт.