Республикада туган телләр елына багышланган чаралар дәвам итә. Әлмәттәге быелгы беренче концерт берьюлы өч юбилейга туры килде. Шәһәрдәге сәнгать мәктәбенә 65 ел тулды. Шулай уклей музыкант-педагог Рәис Нәгыймов белән күренекле композитор Нәҗип Җиһановның да юбилей елы. 65 ел эчендә мәктәпне дүрт меңгә якын бала тәмамлаган. Алар арасында танылган артистлар, аккордеонистлар, баянчылар бар. Мәктәпнең ачылуына 65 ел тулса да, хезмәткәрләр аның тарихы әле башлана гына, диләр.