Әлмәт физик культура көллиятенә 55 ел тулды. Ярты гасырдан артык вакыт эчендә физик культура һәм спорт буенча 6500дән артык белгеч әзерләнгән. Аларның күбесе спорт инструкторлары, физик тәрбия укытучылары, тренерлар булып эшли. Юбилей датасына бинада реконструкциянең төп өлеше дә төгәлләнде.
Әлмәт физик культура көллиятенең 55 еллыгына уку йорты бинасын һәм тулай торакны реконструкцияләү буенча эшләрнең төп өлеше тәмамланды. Көллият танымаслык булып үзгәрде. Бинада зур ремонт ясалган, яңа спорт җиһазлары сатып алынган.
Китапханә дә яңартылган. Хәзер cтудентлар теләсә нинди китапны электрон форматта да укый ала. Монда файдалы интернет-ресурслар да күрсәтелгән, кайбер дәресләрдә онлайн форматта да катнашырга мөмкин.
Төзекләндерү ике ел элек Татарстанда спорт корылмаларын капиталь ремонтлау программасы буенча башланган. Яңартуга нефтьчеләр дә зур өлеш керкән. Кунаклар мондый уңайлы һәм заманча бинада студентлар уку һәм спорт белән активрак шөгыльләнер дигән өмет белдерде.
Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов : “Барлык шартлар да республика җитәкчелеге ярдәме белән булдырылды. «Татнефть» компаниясе реконструкциягә акчалата ярдәм итте. Заманча җиһазлар сатып алынды. Яхшы әзерлекле белгечләр әзерләү өчен барлык мөмкинлекләр дә җитәрлек.”
«Татнефть» компаниясе генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев
«Барлык спортчылар, укытучылар, студентлар көллияттәге матур үзгәрешләргә бик шат. Хәзерге заман физкультура уку йорты нәкъ шундый булырга тиеш, ул заман таләпләренә җавап бирә.”