Авыл баласы өчен мәктәп – туган җир җылысын бирүче, балачак һәм үсмер еллар истәлеген саклаучы белем учагы. Шушы көннәрдә Әлки районының Алпар урта мәктәбе ачылуга 100 ел тулды. Бер гасырлык тарихи мәктәп бәйрәменнән Мөршидә Җиһан репортажы.
Мәктәп бусагасын атлап керүгә әнә шулай барыбыз да балачакка кайта. Хисләр ташый. Укытучыларның үсендереп бишле куйганнары, яисә киресенчә өй эшен әзерләп килмәгәнсең дип икеле чәпәгәннәре барысы да бүген генә булган кебек. Бик таләпчән, әмма укытучыларыбыз бик гадел иде дип искә ала Рамил Гатауллин.
Белсен , кеше булсын дип тырышкан инде ул укытучылар. Ә иң мө һиме-нәтиҗә. Кемнәрне генә тәрбияләмәгән мәгърифәт нуры таратучы тормышның беренче танып белү йорты мәктәп.
Алма янында яткан бәрәңге дә бераз вакыттан алма тәмәйтә башлый ди. Алпар мәктәбе укытучылары үзләренә алмаш буын , үз һөнәрләрен дәвам иттерүчеләрне дә әзерләгән.
Сәхнә түрендә яңа буын. Алпар мәктәбенең тарихы кадерләп саклау алар кулында.
Мәктәпне, укытучыларны,белем йортына рәхмәтле укучыларны хөрмәтләү бәйрәмендә кунаклар да катнашты.
Алпар мәктәбен төп-төгәл 50 ел элек тәмамалаучылар да биредә. Алар әлбәттә иске мәктәптә укыган.
Авыл укытучыларына апа, абый дип эндәшү дә авыл баласы өчен гадәти.
Район хакимияте, мәгариф бүлеге һәм әлбәттә бу мәктәптә белем алган элеккеге укучылар иганәчелек ярдәме күрсәткән. Алпар мәктәбен өч меңгә якын укучы тәмамлаган. Шул исәптән шагыйрь һәм прозаик Шамил Маннапов , көрәшче Раил Сәмигуллин. Бу хакта тәфсилләп мәктәпнең музей өлешендә язылган. Тарих укытучысы Кадыйр Сибаев нигез салган хәтер елязмасы.
Иске мәктәптә укысак та ул еллар безгә бик кадерле дип искә ала 77 елны тәмамлаучылар сыйныфташлар.
Ул көнне бик күпләрнең күзләренә яшь тулды, күңелләр нечкәрде.
Горурлык хисләрен ташыткан үткәннәрне барлау тантанасы тәмам. Әмма бик тиздән 101нче елына аяк баскан мәктәптә үткәнәрне бүгенге белән бәйләп кабат кыңгырау чыңы яңгырар.
Мөршидә Җиһан, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.