Өлкәннәргә сулыш гимнастикасы — коронавирус белән авырганнан соң бик кирәкле күнегү. Әле күптән түгел генә алар авыр хәлдә кызыл зонада яткан. Кайберләренең аяклары йөрмәс хәлгә килгән.
Кайберәүләрнең үпкәләре нык зарарланган. Гадәти тормышка әйләнеп кайтырга тернәкләндерү үзәгендә булышалар.
Көндәлек сулыш алу процедуралары, дәвалау физкультурасы, массаж — сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре һәм тернәкләндерү табиблары шундый комплекс төзегән.
Госпиталь базасында озонотерапияне дә кулланалар. Бу Татарстанда ачылган коронавирус белән авыручыларны тернәкләндерү үзәкләренең берсе.
Пациентларның барысы да диярлек психолог ярдәменә дә мохтаҗ.
Тәүлегенә бу тернәкләндерү үзәгендә 50гә якын курсларда шөгыльләнә. Хәзер шундый үзәкләе барлык зур медицина учреждениеләрендә диярлек ачылды. Максат – коронавирус белән авырган кешеләрне гадәти яшәү режимына кайтару.
Айнур Вәлиәхмәтов, Дамир Мөхәммәтханов,Татарстан яңалыклары