+7(843)277-40-51
Иртәгә, 21 нче сентябрдә, Казанның Вахитов районында күчмә вакансияләр ярминкәсе узачак. Ул Өлкәннәр көненә багышлана.
Чарада район предприятиеләренең вәкилләре катнашыр дип көтелә. Алар үз оешмаларында, шул исәптән өлкәннәр өчен буш эш урыннары турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультация дә бирәчәк.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе иртәгә, иртәңге сәгат 10.00 бергә 13.00 сәгатькә кадәр Зинин ур., 3 йорт адресы буенча узачак. Тулырак мәгълүматны экраннарда күрсәтелгән телефон номеры аша белергә мөмкин.