2020 елгы пандемия чорында Татарстан пенсионерларына күп ярдәм күрсәтелде. Хәзер бу категория кешеләргә теге яки бу хезмәтне рәсмиләштерү өчен пенсия фондына шәхсән килергә кирәкми — фонд хезмәткәрләре бу хезмәтләрне үзләре читтән торып башкара. Өлкән яшьтәге кешеләрне электрон сервислардан файдаланырга өйрәттеләр.
Россия Пенсия фондының Татарстан бүлегенең йомгаклау коллегиясендә хәбәр ителгәнчә, узган ел он-лайн формада дүрт йөз меңнән артык хезмәт күрсәтелгән – бу алдагы еллар белән чагыштырганда күбрәк. Ә быел мондый хезмәт күрсәтүләр тагын да артырга тиеш. Хәзер Россия пенсия фондында гражданнарга бала туу, инвалидлык билгеләү һәм пенсия яшенә җитү буенча актив мәгълүмат бирүне заманчалаштыру өстендә эшлиләр. Гражданнар мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталында ала. Дистанцион рәвештә шулай ук СНИЛС һәм ана капиталын рәсмиләштерергә мөмкин . Узган ел татарстанлыларга пенсияләр тулы күләмдә түләнгән. Ә картлык буенча пенсиянең уртача күләме 15 497 сум булган.