Быел Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулды. Юбилей елы уңаеннан “Калеб” җыены Муса Җәлил иҗатына яңача якын килергә булган. Алар «Муса. Моабит» — милли каһарман турында документаль спектакль эшләгән. Спектакль 10нчы май көнне Кариев театрында күрсәтеләчәк. Шул уңадан Бөек Ватан сугышы музенда матбугат очрашуы узды. Тулырак хәбәрчеләребез репортажында
Муса Җәлилнең шигырьләренә шактый җырлар язылган булса да, әлеге спектакльдә шагыйрьнең “Яулык” һәм “Төрмәдә төш” дигән шигырьләренә яшь композитор Миләүшә Хәйруллина яңа көйләр дә иҗат иткән. Алар Муса Җәлил иҗатына яңа сулыш кертәчәк. Шулай ук спектакльдә шагыйрьнең әнисе Рәхимә Җәлилованың балаларына багышлап язылган мөнәҗәте “Бишек җыры” форматында яңгыраш ала.
Спектакльнең режиссеры — Алексей Шитиков белдерүенчә, Геройның милләте юк. Аның язмышын, батырлыгын мызыка, бию, шигърият аша башкалар белән уртаклашу.
Тамашадагы балачак, мәхәббәт, язмыш, үлем – болар һәммәбезгә дә таныш. Җәлил белән гади кеше буларак танышу яшь буын өчен аеруча мөһим.
Җиңү көнен искә алган көннәрдә без каһарманлыкның нинди бәрабәргә яуланганын да онытмасак иде.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.