«Китап укуны яратырга өйрәтү — безнең үз балабызга бирә алган иң яхшы бүләгебез», дигән танылган актриса һәм балалар педагогы Сесиль Лупан. Китап укудан бала ләззәт алырга тиеш, уку уен кебек үк кызык булганда гына баланы мавыктыра ала. Әнә шундый төсле, мавыктыргыч китапларны Татарстан китап нәшрияты тәкъдим итә. Бүген без Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин белән актуаль әңгәмә корырбыз.
Илдар әфәнде, исәнмесез! Бүгенге заман балалары мәктәпкә кергәнче үк укый һәм яза белергә тиеш. Инде алда әйткәнебезчә, татар китапларына мәхәббәт уяту өчен ул кызыклы, төсле һәм эчтәлеге буенча аңлаешлы булырга тиеш. Татарстан китап нәшрияты балаларны һәм аларның әти-әниләрен сөендерә аламы?