Шушы көннәрдә халкыбызның легендар җырчысы Әлфия Авзалова исемендәге өченче халыкара фестиваль-бәйгесе булып узды. Быелгы чараның үзенчәлекләре hәм нәтиҗәләре турында сораштыру өчен без бүген студиягә яраткан җырчыбызның кызы-Әлфия Авзалова исемендәге фонд җитәкчесе Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова белән әлеге бәйгенең жюри әгъзасы, үзенчәлекле артист Илгиз Шәйхразиевны чакырдык. “Актуаль әңгәмә”не журналист Миңназыйм Сәфәров алып бара.