21 октябрьдә Казанда Әлфия Авзалова исемендәге икенче Халыкара фестиваль-конкурс башлана. Ул легендар җырчы истәлегенә багышланган һәм аның иҗади мирасын саклап калу максаты белән уздырыла. Бу хакта Татар информ мәгьлүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Зөлфия Авзалова — Нигьмәтҗанова хәбәр итте.
Быел конкурска 350дән артык гариза кабул ителгән. Америка Кушма Штатлары, Канада, Куба, Болгария кебек чит илләрдән башкаручылар онлайн чыгыш ясый. Һәр катнашучы фестивальдә 2 җыр башкара: беренчесе — Әлфия Авзалова репертуарыннан, икенчесен үзләре сайлый.