Татарстан Россия Саклану министрлыгының өлешчә мобилизацияләү йөкләмәсен үтәде дип белдерде Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Соңгы атнада чакырылганнар хәзерге вакытта Казан югары танк команда училищесының хәрби частендә. Шул ук вакытта, армия сафларына алынучылар өчен көзге чакырылыш та башланды. Көнүзәк тема белән бәйле тулырак мәгълүмат Мөршидә Җиһан репортажында.
Резервта торган 300 меңнән артык кеше белән гаскәрләрне өстәмә тулыландыру бурычы үтәлде. Премьер-министр Алексей Песошин һәм аның урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге чакырылыш комиссиясе шәһәр һәм район башлыклары җитәкчелек иткән муниципаль комиссияләр белән берлектә бик зур эш башкарды дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук Татарстан Президенты мобилизацияләнүчеләр белән бәйле көнүзәк бурычларны һәм аларга санап үтте.