Лениногорский шәһәрендә, капиталь ремонттан соң, балалар спорт мәктәбе ачылды. Ремонтны күптән көткәннәр. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин биредәге уңай үзгәрешләрне бәяләде.
Спортта зур казанышларга ирешү җиңел түгел. Спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә осталыкларын арттыру өчен көн саен очәр сәгать күнегүләр үткәрәләр.
Күнегүләр заллары киңәйтелгән, җиһазлар яңартылган. Республика программасы буенча капиталь ремонтка 44 миллион сум акча бирелгән.
Тренерлар өчен капиталь ремонт зур вакыйга. Үзләренең яшь вакытта шунда күнегүләргә йөргән чакларын искә төшерделәр.
Планда-манеждагы катламны яңарту һәм яңа музыка коралларын сатып алу . Фәрит Мөхәммәтшинның эш сәфәре Иске Шөгер авылындагы Нефть музеенда дәвам итте.
19 гасырда биредә эш кайнап торган. Битум токымнарын казыганнар, аларны эретү өчен заводка озатканнар Соңрак, Татарстанда беренче нефть ятмалары табылгач, заводны үзгәртеп корганнар.
Тарихны обьектны саклап калганнар, эчке якка реконструкция үткәргәннәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Безгә тагын да кызыксынып, музейларны оештырырга, шулай ук республиканың туризм министрлыгы белән берлектә, яңа туризм маршрутларын үстерергә кирәк.»
Парламент рәисе хезмәт коллективларында очрашулар уздырды, сайлауларда катнашырга чакырды.
Регина Сафиуллина, Эдуард Мөхәммәтҗанов, Татарстан яңалыклары, Лениногорск районы.