Лениногорскида Дамир Исламов белән хушлаштылар. Ул Донбассны саклау буенча махсус операция вакытында яу кырында һәлак була.
Ул улыннан озак китә алмый. Аны сирәк күрдем, ә бүген соңгы юлга озата.
Дамир ул үз гаиләсе өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә герой. Егерме яшьлек өлкән лейтенант Дамир Исламов, Украинадагы махсус операция барышында-Луганск астында сугышка керә. Исламов экипажы 4 бронемашинаны юк итә, әмма бөтен экипаж һәлак була.
Лениногорсктагы Мәдәният сарае герой белән хушлашырга килүчеләрне чак сыйдырды. Йөзләгән кеше, аларның күбесе Дамирны шәхсән белә иде. Ул көнне хәтта хәрби ит-атларның йөзләреннән күз яшьләре тәгәрәде.
Батыр сугышчы хезмәттәшләре өчен тугры дус һәм иптәш иде. Якыннары күңеленә ул шулай уелып калачак. Дамир Казан танк училищесын тәмамлаган һәм контракт буенча хезмәт иткән. Батырлыгы өчен ул хәзер Россия Герое исеменә лаек.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та гаиләгә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.
Россия Герое исемен Лениногорскида мәңгеләштерәчәкләр. Шәһәрнең бер урамын Дамир Исламов исеме белән аталачак. Үз Ватанын саклаган офицер намус белән бурычын үтәгән. Аны Геройлар аллеясында Бөек Ватан сугышы ветераннары янында хәрби хөрмәт белән җирләделәр.
Айнур Вәлиәхмәтов, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.