Шушы көнәрдә Лениногорск шәһәренең Туган як табигатен өйрәнү музеенда Миргасыйм Гали улы Вәлиевне искә алдылар. Әгәр исән булса, бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Миргасыйм агага 100 яшь тулган булыр иде. Истәлекле чара барышын хәбәрчебез Мөршидә Җиһан да күреп кайтты.
Керкәле авылында туып үскән Миргасыйм Вәлиев гомер буе мәктәптә эшли Укыта да директор да була Миргасыйм абыйның хатыны Миңнури Биктаһированы да укучылары әле дә бик сагынып искә ала. Ул да озак еллар физика математика укытучысы булып эшли. Алар биш бала тәрбияләп үстерә. Бүгенге искә алу чарасын да Вәлиевләр нәселенең дәвамчылары оештырды.
Сәхнәдә басып торган дүрт профессорны күреп бик
горурланыр
иде.
Миргасыйм абый. Аларның Икесе аның уллары Рафаэль һәм Рамил Вәлиевлар булса, ә икесе улларының укытучылары Индус һәм Энгель Таһировлар.
Миргасыйм Вәлиевнең искә алу кичәсе нәкъ менә шушы музейда узуының да сәбәбе бар . 1985 елда әлеге музейны ачуда башлап йөри.
Кеше китә җыры кала дибез. Миргасыйм Вәлиевнең дә нәсел эше дәвам итә.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов Татарстан Яңалыклары, Лениногорский шәһәре.