Татар драматургы Туфан Миңнуллинның милли драматургия һәм театр сәнгатенең алтын фондына кергән “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәре буенча төшерелгән анимацион фильм беренче тапкыр 10 нче май көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында күрсәтелә, шул уңайдан пресс-конференция булып узды.
Әлеге фильмның персонажларын Г.Камал театры артистлары тавышландырды. Фильм картның тормышка мәхәббәт, аның һәр мизгеленең кадерен белү, матур картлык һәм халык зирәклеге турында. Олылар аудиториясе өчен каралган беренче анимацион фильм «Татармультфильм» берләшмәсе тарафыннан эшләнгән .