Лаеш районының Усад бистәсендә «Умные дети — Акыллы балалар» дип исемләнгән күп телле балалар бакчасы ачылды. Район өчен бу заманча беренче шундый проект. Мәктәпкәчә яшьтәге учреждениедә балалар кече яшьтән үк рус, татар һәм инглиз телләрендә аралашалар. Нәниләр янында безнең иҗат төркеме дә булып кайтты.
Кәгазьдә ясалган барлык рәсемнәр дә экранга күчерелә. Нәниләр тәрбияче ярдәмендә мультфильм төшерәләр. Лаеш районының Усад бистәсендә ачылган яңа балалар бакчасының исеме җисеменә туры килә – “Акыллы балалар”. Һәрьяклы үсешкә мөмкинлекләр зур. Балаларны төрле телләрдә аралашырга өйрәтәләр. Бакчада беренче көннәрдән үк инглиз һәм Татарстанның ике дәүләт телендә дә сөйләшәләр. Балалар бакчасы күп телле итеп билгеләде. Җиһазландырылган музыка бүлмәсе, яхшы спорт залы да бар.
Марина Терехина: » Шартлар, әлбәттә, яхшы. Өстәвенә, инглиз телен дә өйрәнәләр. Хәзерге дөньяда бу мөһим.»
Балалар бакчасын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова да карады. Балалар бакчасы проекты игьтибарга лаек. Пандемиянең катлаулы шартларында, Татарстанда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга учреждениеләр төзү туктатылмады.
Татьяна Ларионова ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары: «Икътисадта, проблемалар бар. Шулай да планлаштырылган 29 мәктәпкәчә объектны төзиячәкбез.»
260 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы сентябрьдә үк балаларны кабул итәргә тиеш иде, тик икем айга тоткарланды Аның каравы бакчада 14 төркем формалаштырылган. Ата – аналар әйткәнчә, озак көтсәләр дә — бу хасиятле көтү булган.
Вадим Струминский, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.