Үзе кечкенә булса да проблемасы зур. Лаеш районының Сокуры бистәсе 30 градуслы эсседә сусыз утыра. Сусыз калуның сәбәбе нәрсәдә? 21 гасырда даими рәвештә су бирүне җайга салу мөмкинме икәнен хәбәрчеләребез ачыклады.
Җәйнең кызган вакытында Евгения Фатыйхова бу проблема белән очрашкан бердәнбер кеше түгел. Ел саен Сокуры бистәсендә йөздән артык йорт сусыз кала.
Сокуры авыл җирлеге башлыгы Анатолий Новиков: «Әйе, мондый проблема бар, бигрәк тә коттедж бистәсендә. Тикшерүләр үткәрергә һәм суны икешәр сәгатьлек катгый график белән бирү мөмкинлеген карарга кирәк.»
Cу өчен акча даими түләнеп барылса да үзгәрешләр юк, һаман була дип акланлар гына .
Лаеш районы матбугат хезмәте җитәкчесе Айгөл Әмирова: «Су бирүдәге өзеклекләрне бетерү буенча даими эш бара., Суүткәргеч ремонтланды, тагын ике яңа скважина бораулау һәм 4 су башнясы урнаштыру проекты эшләнде.»
Сокуры бистәсе халкы мондый шартларда күпме ел яшәячәге билгеле түгел, якын арада аларның сусызлык проблемасы бетәр дигән өмет бар.
Мөршидә Җиһан, Александр Шмагин. Ленар Хабибуллин.