Лаеш районында «Ак мәчет «Зәйнәб» мәчете ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Ачылыш тантанасыннан безнең репортаж.
Лаеш районында «Ак мәчет «Зәйнәб» мәчете ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Ачылыш тантанасыннан безнең репортаж.
Мәчет 2019нчы елны төзелә башлый. Әлеге изге эш меценатлар, хәйриячеләр – Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский, VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Нәфис» Компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе Михаил Сыровацкий ярдәме белән башкарыла. Мәчеткә әлеге ике хәйрияченең әниләре хөрмәтенә «Зәйнәб» дип исем бирелгән.
Мәчет 400 кешене сыйдыра. Ирләр өчен 200 кешелек урын, хатын-кызлар өчен 50 урын. Никах үткәрү залы 120 кешене сыйдыра. Шулай ук монда мәдәрсә эшлиячәк. Мәчетнең биеклеге 36 метр, бу Татарстанда иң биек мәчетләрнең берсе булып санала. Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәйриячеләрнең элек-электән мәчетләр төзүен искә алды.
«Ак мәчет «Зәйнәб» мәчетенең имам-хатыйбы итеп Алмаз хәзрәт Мөхлисов билгеләнгән.
Яңа мәчеттә Коръән сүрәләре укылды. Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә дога укып, намаз кылынды.
Алия Галиуллина, Элвира Файзуллина, Фәрит Җәләли, Татарстан яңалыклары, Лаеш районы.