Коронавирус йогышы таралу куркынычы саклана әле. Көн саен республикада иллеләп кеше чирне йоктыра. Республика хастаханәләренең кызыл зоналарыннда кешеләрнең гомерен саклап калу өчен киеренке эш режимы тукталмый. Чистай районы үзәк хастахәсендә хәбәрчебез дә булып кайтты.
Аллага 42 яшь. Тернәкләнү бүлегендә ике атна артык яткан. Ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырганнар. Ковид белән авырый башлагач, аны Нурлаттан китергәннәр. Табиблар гомерен коткарып калганнар. Аларга күңеле рәхмәт хисләре белән тулы. Хастааханәдә туган көнен дә билгеләп үткән.
Хастаханәдә дәваланучы Һәр пациентның үз тарихы. Кайберләре авырлык белән сулый, сөйләшү дә авыр бирелә. Менә бу авыруны даими рәвештә борылырга киңәш итәләр. Бу тизрәк терелергә мөмкинлек бирә, үпкәгә һава тиешенчә керә.
Кислород битлеген кулланучыларга бигрәк тә авыр. Кайберәүләр үзләрен тынычсыз хис итә. Андыйларга табиблар психик ярдәм күрсәтә, тыынычландыралар.
Тернәклшәнү процессы авыр бара, озакка сузыла. Шуңа күрә кешеләргә ковидтан прививка ясатырга киңәш итәр идем,
Чистайның икенче шәһәр хастаханәсе пандемия башланганнан бирле ковид госпиталенә әйләнгән. Бирегә Кама аръягындагы җиде районнан пациентларны алып киләләр. Ике атна чамасы дәвалангач, күпләр терелеп чыга. Табиблар киеренке ритмда эшли, ял итәргә вакытлары юк. Ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә ковид белән авыручылар килә тора.
Алмаз Хәкимов, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.