Яр Чаллыда урнашкан балалар үзәгендә кызамык авыруының 5нче очрагы теркәлгән. Әлеге вакытта биредә эш туктатылган. Балалар үзәгендәге вазгыять турында шәһәрнең баш санитар табибы хәбәр итте. Тулырак алдагы сюжетта.
Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан балалар үзәген ябырга мәҗбүрләр. Аяз көндә яшен суккандай кебек, начар хәбәр килеп ирешә, кызамык авыруы диагнозын балалар үзәгенә йөрүче бер укучыга куялар.
Балалар үзәге 40 тәүлеккә ябылган. Бүгенге көндә кызамык авыруының 5нче очрагы теркәлгән, ләкин авыручылар саны күбрәк тә булырга мөмкин. Әлеге авыруның сәбәбе — кызамыкка каршы вакцина ясамау дип белдерә табиблар.
Кызамык авыруы аеруча балалар өчен бик хәтәр.Татарстанда урнашкан балалар ял итү урыннарында, беренче чиратта, прививка яки медотводның булуын тикшерәләр. Күпчелек очракта кызамык авыруын салкын тию белән бутыйлар. Кызамык белән авыручыларның беренче билгеләре- югары температура, йөткерү, тәндә бетчәләр чыгу дип хәбәр итә табиблар. Мондый очракта хастахәнәгә мәрәҗагать итәргә кирәк.