Быел кары да, хәтта яңгыры да булды. Раштуа бәйрәме көннәрендә кисәк кенә суытып җибәрде. Бүген яллардан соңгы беренче эш атнасы да битне чеметтерерлек салкын көннән башланды.
11 нче гыйнварьга кадәр Татарстанда аномаль салкыннар булу сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, Татарстанда уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-18 градуска түбәнрәк. Бүген төнлә урыны белән 38 градуска кадәр салкынайта. Атнаның икенче яртысыннан гына гыйнварга хас һава торышы күзәтелә.